news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә кыш көне иң күп укылган татар китаплары исемлеге билгеле

Милли китапханәдә кыш көне иң күп укылган татар китаплары исемлеге билгеле
Фото: Салават Камалетдинов, Рамил Гали/архив

Татарстан Милли китапханәсенә йөрүчеләр иң күбе Ринат Мөхәммәдиев, Зифа Кадыйрова, Фәүзия Бәйрәмова, Гаяз Исхакый китапларын өйләренә алып укыганнар.

«Кыш эчендә сез 71 247 китапны өйгә алгансыз. Сез яраткан һәм еш алган китаплардан топ-10 исемлеген әзерләдек», дип яза Милли китапханәнең матбугат үзәге һәм кыш айларында өйгә алып иң күп укылган китаплар исемлеген тәкъдим итә.

Топ-10 татар китабы исемлеге Ринат Мөхәммәдиевның «Ак кәгазь нидән саргая» китабы белән башлана. 2 нче һәм 6 нчы урыннарда Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» һәм «Бәхеткә юл кайдан?» китаплары. 3 нче һәм 5 нче урыннарда Галия Сафиуллинаның «Заһидә» һәм «Сыналган мәхәббәт» китаплары. 4 нче урында – Әмирхан Еникиның «Матурлык» китабы.

Исемлек Фәүзия Бәйрәмованың «Һиҗрәт», Гүзәл Галләмованың «Зәңгәр кыңгыраулар», Рифкать Имаевның «Уйла көнем» китаплары белән дәвам итә һәм Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан слоң инкыйраз»ы белән төгәлләнә.

Китапханә шулай ук нәфис әдәбият китапларының топ унлыгын, нон-фикшн һәм научпоп китаплары унлыгын, үсмерләр китаплары унлыгын, балалар китаплары унлыгын һәи иң нәниләр өчен китаплар унлыгын төзегән. Ул исемлекләрдә татар китаплары юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100