Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли китапханәдә композитор Алсу Сөнгатуллинаның «Нурлы Казанда» авторлык кичәсе була
2 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе конференц-залында Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, композитор Алсу Сөнгатуллинаның «Нурлы Казанда» дип исемләнгән милли музыка кичәсе була. Кичәдә Ильяс Камал җитәкчелегендәге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры да чыгыш ясаячак.
«Иҗат кичәсендә хор өчен романслар һәм әсәрләр, оркестр, вокаль һәм инструменталь музыка, балалар һәм яшүсмерләр өчен әсәрләр яңгыраячак. Композиторның яңа редакциядә «Алкыш» I коллаборацион театр лабораториясе-семинары һәм «Умай» опера лабораториясе кысаларында язылган музыкасын да ишетеп булачак. Классик фортепиано кылларын заманча ритм һәм көйләр белән берләштергән «Хыялга юл» фортепиано альбомы шулай ук автор концертының бер өлеше булачак», - дип хәбәр итә оештыручылар.
Концертта аның дуслары чыгыш ясаячак. Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестрга кушылып Илгиз Шәйхразиев, Диләрә Нәбиуллина, Иркен Мостафин, Илнур Байназаров һәм Альмир Сөләйманов җырлаячак, диелә хәбәрдә.
- Алсу Сөнгатуллина – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, иҗатында классик традицияләр, заманча юнәлешләр һәм татар халык музыкасы гармониясенә ярашкан Казан композиторлар мәктәбе вәкиле.
- Композитор иҗатында көнчыгыш һәм төрки дөнья шигърияте, фәлсәфәсенә мөрәҗәгать итә. Бу 2024 елда Эдуард Артемьев исемендәге «Сибириада» халыкара конкурсында җиңү яулаган «Нурлы Казан» симфоник поэмасында ачык чагыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз