news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәдә Кол Галинең тууына 840 ел тулуга экспозиция оештырылган

Милли китапханәдә Кол Галинең тууына 840 ел тулуга экспозиция оештырылган
ТР Милли китапханә

Татарстан Милли китапханәсенең классик уку залында шагыйрь Кол Галинең тууына 840 ел тулуга һәм «Кыйсса-и Йосыф» поэмасының 790 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.

«Күренекле шагыйрь Кол Галинең гуманистик традицияләре төрки телле әдәбият формалашуга зур йогынты ясады. Ул болгар-татар язма шигърияте нигезен салган, аның поэмасы урта гасыр әдәбиятының алтын фондына кергән», — дип билгеләп үттеләр китапханәдә.

Экспозиция кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондларыннан кыйммәтле документлар, шул исәптән XVII-XIX гасыр поэмасының кулъязма исемлекләре һәм XIX-XXI гасыр басмалары белән таныштыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot