news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәдә казах классикларының китаплары күргәзмәсе ачылды

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Төньяк Казахстан мәдәнияте көннәре кысаларында оештырылган «Казахстанның әдәби күк йөзе» күргәзмәсе эшли башлады. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозициядә Сабит Муканов исемендәге өлкә универсаль фәнни китапханәсе тапшырган ике йөзгә якын китап бар.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә кунаклар танылган казах классиклары – Абай Кунанбаев, Мохтар Ауэзов, Ибрай Алтынсарин, Сәкен Сәйфуллин, Сабит Муканов, Магҗан Җомабаев һәм башка авторларның әсәрләре белән таныша алалар.

Китаплар казах, рус һәм татар телләрендә бастырылган. Әлеге күренеш казах, татар, рус халкының мәдәни уртаклыгын һәм үзара әдәби йогынтысын ассызыклый. Экспозициянең аерым бер өлеше Казахстан тарихы һәм мәдәнияте басмаларына, шулай ук XX гасыр башында Казанда латин графикасында казах телендә язып бастырылган сирәк очрый торган китапларга багышланган.

Күргәзмә ачылышында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Сабит Муканов исемендәге өлкә универсаль фәнни китапханәсе хезмәттәшлек турында килешү имзалаган. Казахстан китапханәсе директоры, Казахстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Бәйбитгөл Әбелмәҗиновна мәдәни багланышларны ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте һәм классиклар – Сабит Муканов белән Габдулла Тукайның күптәнге дуслыгын искә төшереп, ул әле дуслыкны ике мәдәниятнең бердәмлек күпере дип атады.

news_right_1
news_right_2
news_bot