Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли китапханәдә «Камил Мотыйгыйга багышлау» концерты узачак
28 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә «Jadidfest» фестивале кысаларында Татарстан Милли китапханәсендә «Камил Мотыйгыйга багышлау» концерты узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәбәр итте.
Татар профессиональ эстрадасына нигез салучыларның берсе, Тукай чордашы Камил Мотыйгый – күпсанлы җырлар һәм музыкаль язмалар авторы. Аның иҗаты татар музыкасы тарихында аерым урын алып тора, диелә хәбәрдә.
«Jadidfest» фестивале кысаларында музыкантның бай мирасын хәзерге заман башкаручылары яңгыратачак. Үткән гасыр көйләре бүгенге сәхнәдә яңа сулыш алачак.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз