news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәдә «Исламда китап мәдәнияте» күргәзмәсе ачылды

Милли китапханәнең классик уку залында «Исламда китап мәдәнияте» күргәзмәсе ачылды. Чара «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы – 2026» программасының бер өлеше булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә китапханәдә сакланучы сирәк экспонатлар тәкъдим ителде. Алар арасында Коръәннең кулъязма һәм басма нөсхәләре, дини хезмәтләр, мөселман календарьлары, сүзлекләр бар. Күргәзмәгә килүчеләр китап бизәлешенең кызыклы үрнәкләрен — нәфис бизәкләрне, каллиграфларның матур язуларын, төсле каралар белән язылган кулъязмаларны күрә алалар.

Күргәзмәнең максаты – ислам цивилизациясенең дөнья китап культурасына керткән өлешен күрсәтү һәм китап мирасын саклауның кыйммәтен ассызыклау.

news_right_1
news_right_2
news_bot