Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли китапханәдә «Җиңүгә илтүче юл» күргәзмәсе ачыла
23 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында «Җиңүгә илтүче юл» күргәзмәсенең ачылыш тантанасы уза. Экспозициядә Н.И.Фешин исемендәге училищены тәмамлаучыларның егермедән артык диплом эше тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшь рәссамнарның эшләре рәсем сәнгате, графика, скульптура һәм дизайн жанрларында башкарылган. Алар җиңүче халык кичергән хисләр тирәнлеген чагылдыралар.
Залның үзәк өлешенә сугыш елларындагы фотолар һәм документлар нигезендә ясалган зур инсталляция куелачак.
Күргәзмәгә килүчеләр герой-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләреннән тупланган беренче җыентыклар, шулай ук аның шәхси әйберләре һәм гарәп телендә, латин графикасында, кириллицада язылган үзенчәлекле фронт хатлары белән таныша алачак.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым бер бүлек багышлана. Күргәзмәгә азат ителгән территорияләрдә табылган дошман кораллары, Курск өлкәсендә хәрби хәбәрчеләр төшергән уникаль кадрлар һәм махсус хәрби операция зонасында Төньяк Корея плакатлары куелачак.
Чара бушлай оештырыла һәм 16:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
Чара Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы һәм Татарстан Республикасы Милли музее белән бергә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз