news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәдә ике көн «Пушкин картасы»н рәсмиләштерәчәкләр

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 19 һәм 20 ноябрьдә «Пушкин картасы»н рәсмиләштерәчәкләр. Моның өчен үзең белән паспорт, СНИЛС һәм смартфон булырга тиеш, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.

«Пушкин картасы»н 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге казанлылар рәсмиләштерә ала. Карта мәдәни учреждениеләргә һәм кинотеатрларга бушлай керергә мөмкинлек бирә. Аны ресепшен зонасында 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр рәсмиләштереп булачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot