Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли китапханәдә идеяләр, проектлар һәм социаль инициативалар фестивале ачылачак
ТР Милли китапханәсендә 2 мартта мәдәни-тарихи һәм табигый мирас өлкәсендә идеяләр, проектлар һәм социаль инициативалар фестиваль-ярминкәсе узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Фестиваль вакытында оештыручылар тарафыннан лекцияләр, осталык дәресләре, проектлар презентацияләре, түгәрәк өстәлләр, күргәзмә, экологик квиз, шулай ук китап алмашу һәм ярминкә үткәрү планлаштырыла.
Гаризаны, анкета тутырып, сылтама буенча бирергә мөмкин. Чыгыш ясаучылар – 23 февральгә кадәр, ә тыңлаучылар 28 февральгә кадәр теркәлергә тиеш.
Кунакларны 10:00 сәгатьтә Пушкин урамы, 86 йорт адресы буенча көтәләр. Программада каралган чаралар 17:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Чара әлеге өлкәне популярлаштыру юнәлешендә эшләүче белгечләр һәм оешмалар арасында тәҗрибә һәм практика алмашуны, шулай ук аларның үзара хезмәттәшлеге өчен платформа булдыруны максат итеп куя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз