news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәдә чит ил студентлары «Җиңү җырлары» дип аталган концерт тәкъдим итәчәк

Милли китапханәдә чит ил студентлары «Җиңү җырлары» дип аталган концерт тәкъдим итәчәк
Фото: ТР Милли китапханәсе

6 майда 18:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә чит ил студентлары катнашында «Җиңү җырлары» дип аталган музыкаль-әдәби кичә була. Бу хакта Милли китапханә телеграм-каналында хәбәр итте.

Төрле илләрдән килгән чит ил студентлары сугыш еллары җырларын башкарачак һәм тынычлык турында шигырьләр укыячак, диелә хәбәрдә.

Программада Кытай, Төркия, Сербия, Конго, Мозамбик, Бангладеш, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Ангола, Ирак, Мисыр, Перу һәм Гана студентлары башкаруында вокаль, инструменталь һәм шигъри номерлар, шулай ук сугыш еллары җырлары яңгыраячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot