news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәдә балалар өчен татар сүзләренең визуаль сүзлеген тәкъдим итәчәкләр

Милли китапханәдә балалар өчен татар сүзләренең визуаль сүзлеген тәкъдим итәчәкләр
Фото: Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

4 октябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә «Минем беренче сүзләрем» яңа буын визуаль сүзлеген тәкъдим итәчәкләр.

Balakaem нәшрияты чыгарган яңа китапка иң беренче татарча сүзләр тупланган. Һәр бит аерым темага: ризык, йорт, хисләр, табигать, гаиләгә багышланган. Китап битләрендә бизәкләр, көндәлек детальләр һәм бала тормышыннан көндәлек хәлләр сурәтләнгән.

Презентация программасында иң нәни укучылар өчен бәйгеләр һәм бүләкләр, шулай ук «Голос.Дети» проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгышы була. Чарага керү ирекле, алдан теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot