Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли китапханәдә Almet Music Lab музыкаль лабораториясенең альбом презентациясе була
Тамашачылар беренчеләрдән булып уникаль материал — Идел буе борынгы музыка сәнгате һәм аның заманча интерпретациясе синтезын ишетә алачак.
6 ноябрь 18:00 сәгатьтә Татарстанның Милли китапханәсендә Jadid Fest фестивале кысаларында Almet Music Lab музыкаль лабораториясенең альбом презентациясе узачак.
«Презентациягә килүче тамашачылар беренчеләрдән булып уникаль материал — Идел буе борынгы музыка сәнгате һәм аның заманча интерпретациясе синтезын ишетә алачак. Концертның махсус кунагы — танылган җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова», - дип хәбәр итә Yummy music лейблы матбугат хезмәте.
Быел март аенда Әлмәттә беренче төрки музыкаль лаборатория узды. Энтузиастларга яңа әсәрләр тудыру өчен төрки музыкаль уен кораллары күргәзмәсенең коллекциясен куллану мөмкинчелеге бирелде (кыллы, тынлы агачлы, перкуссияле уен кораллары). Иҗат ителгән материалларны «караламадан» «акламага» күчерү өчен мобиль тавыш яздыру студиясе корылды, диелә хәбәрдә.
Казан музыкантлары, күргәзмә эшчеләре һәм Әлмәт музыка колледжы студентлары эшчәнлегенең уртак нәтиҗәсе булып төрле төрки жанрларга караган һәм бүгенге көн шигъриятенең актуаль темаларын колачлаган бәет, мөнәҗәт, озын көй, такмаклар туган. Яздырылган альбомны 4 ноябрьдә барлык музыкаль мәйданчыкларда ишетеп булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз