news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәдә 4 хатын-кыз турында татар телендәге комикслар җыентыгы тәкъдим ителәчәк

Милли китапханәдә 4 хатын-кыз турында татар телендәге комикслар җыентыгы тәкъдим ителәчәк
Фото: «Татар-информ»

Киләсе шимбәдә, 3 февральдә, ТР Милли китапханәсендә татар телендә «Татар хатын-кызлары» комикслар җыентыгы презентациясе узачак. Чарада авторлар китапны ничек әзерләгәннәрен сөйләячәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Басмада дүрт героиняның тарихы яктыртыла: беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова, беренче татар хатын-кыз математигы Сара Шакулова һәм беренче татар очучысы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова. Китапханәдә шулай ук «Татар хатын-кызы герой була аламы?» дигән темага дискуссия үткәреләчәк.

Комиксларга текстны Рәдиф Кашапов язган, ә рәссамнар – Наталья Якунина, Юлия Галиәкбарова, Руслан Ибраһимов, Арина Филиппова.

Килүчеләр өчен керү алдан теркәлү буенча бушлай. Кунакларны 15:00 сәгатьтә Пушкин урамы, 86 адресы буенча урнашкан күргәзмә залында көтәчәкләр. Презентация татар телендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot