news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханә янына «Туган тел» шигыренә багышланган скульптур композиция куелачак

Милли китапханә янына «Туган тел» шигыренә багышланган скульптур композиция куелачак
Фото: ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган скульптур композиция буенча эш дәвам итә.

«Киләчәктә ул Казансу елгасы яры ягыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе территориясендә барлыкка киләчәк», – дип искәртә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Тулы гармонияле архитектур композиция формалаштыру өчен ТР Милли китапханәсендә булачак экспозиция скульпторлары өчен проект семинар-воркшопы узган.

Очрашуны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова ачкан. Ул билгеләп үткәнчә, без туган телләрне югалту куркынычы елдан-ел арта барган чорда яшибез, үз этник телен яхшы белгән кешеләр саны кими.

«Туган тел» шигыренә багышланган скульптур композиция буенча игълан ителгән конкурс нәтиҗәсез төгәлләнгән иде – комиссия лаеклы эшләрне билгели алмады.

Фото: © ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

news_right_1
news_right_2
news_bot