Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли китапханә Россиядә бердәнбер Китапханә фестиваленә чакыра
«Без «Текст» китапханә фестивален икенче тапкыр уздырабыз. Атна дәвамында узучы китапханә чарасын илдә безнең китапханә генә уздыра, чөнки бу күп көч һәм креатив тәлап итә», ди Милли китапханәнең директор урынбасары, фестиваль инициаторларының берсе Тәбрис Яруллин.
Фестиваль чаралары 5 - 10 декабрь көннәрендә үтә. Атнаның һәрбер көне фондның аерым бер тармагына багышлана
Мәсәлән, сишәмбе көн периодикага, җирле һәм чит телләрдәге әдәбиятка багышланган. Чаралар заманча форматта эшләнгән. Бу көнне яшь татар шагыйрьләренең иҗаты тәкъдим ителә. 60-70нче елларда - җепшеклек чорында чыккан плакатлар күргәзмәсе оештырыла. Корея, төрек, француз, немец классик әсәрләрен үз телләрендә тыңлап була.
«Безнең «Текст» - ул китапханә серләрен ачу фестивале дә, кеше күзенә күренмәгән, ләкин китапханәнең мөһим көндәлек эшен тәшкил иткән юнәлешләрен дә кызыклы итеп ачып күрсәтәчәкбез. Сезнең укучыларга «ASMR китап реставрациясе» чарасын киңәш итәр идем», дип дәвам итә Тәбрис Яруллин.
«Бер сәгать эчендә безнең реставраторлар үз эшен «Моң» театр мәйданчыгында күрсәтәчәкләр: килгән кешеләр бу процессның тавышын ишетә, һәр хәрәкәтен күрә алачак. Бу үзенә күрә тынычландыру һәм яңа белем алу чарасы була ул», - ди ул.
Фестивальнең бер эксклюзивы - Байбулат Батулла әле беркайчан да беркем дә күрмәгән кино һәм видео проектларын тәкъдим итәчәк. Тамашачы, үзен кинотәнкыйтче ролен башкарып, аларга бәя бирәчәк.
«Мин үзем Рәдиф Кашапов лекциясен көтәм. Ул безнең фондларда булган татар эстрадасы кассеталарын карап чыкты, шул хакта сөйләячәк. Кассета культурасының чәчәк аткан вакыты бит ул, үзенә күрә феномен, моңарчы бу темага чыгышлар ишеткәнем юк иде», ди Тәбрис Яруллин.
«Текст» ул безнең яңартылган Милли китапханә кебек - үзе заманча, үзе креатив, шул ук вакытта 150 ел дәвамында җыелган китап фондларына, анда тупланган мәгънәләргә нигезләнә», дип нәтиҗә ясады директор урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз