news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханә мөселман илләренең почта маркалары күргәзмәсенә чакыра

Милли китапханә мөселман илләренең почта маркалары күргәзмәсенә чакыра
Рузилә Мөхәммәтова

Милли китапханәдә беренче мәртәбә мөселман илләренең почта маркалары күргәзмәсе ачылды. Экспозиция филателист Альберт Кадыйровның шәхси тупланмасын тәшкил итә.

«Почта маркаларында Ислам тарихы чагылышы» күргәзмәсендә 1950-2014 елларда төрле мөселман илләре почталары тарафыннан чыгарылган маркалар тәкъдим ителә.

«Маркага кергән һәрбер вакыйга ил өчен әһәмияткә ия. Болгар архитектурасы да рәсми Россия почтасы маркасына кергән икән – димәк, без дә тарихның бер мизгелендә. Почта маркалары – телсез шаһит», диде ул күргәзмә ачылыр алдыннан оештырылган дискуссиядә Альберт Кадыйров.

Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган маркаларны да тәкъдим итте. «Россия почтасы» чыгарган маркада Ак мәчет сурәте төшерелгән.

Филателист киләчәктә кәгазь хат алышулар бетсә дә, маркалар тарих булып калачак дип ассызыклады. Ул Россия почтасы чыгарган маркалар һәм тематик конвертлар турында да кызыклы мәгълүмат бирде.

Альберт Кадыйрова маркаларны мин студент елларында – Малайзиядә укыганда җыя башлаган. Аның тупланмасында Төркия, Мальдив, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Ливия, Согуд Гарәбстаны һәм башка мөселман илләренең маркалары бар.

Очрашуда филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов та катнашты.

  • Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган.
news_right_1
news_right_2
news_bot