news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханә китап клубына чакыра: Җыелып фикерләшкәч, әсәрдәге башка мәгънәләр ачыла

Татарстан Милли китапханәсендә «Фикерләшик» татар китабы клубы эшли башлады. Проектны оештыручылар – китапханә хезмәткәрләре Фирүзә Бикбаева һәм Айсылу Шәфигуллина. Алар клубның ничек барлыкка килүе, анда нинди әсәрләр укылуы һәм яшьләрне татар әдәбияты белән ничек кызыксындырып булуы турында сөйләде.

Милли китапханә китап клубына чакыра: Җыелып фикерләшкәч, әсәрдәге башка мәгънәләр ачыла
Фото: ТР Милли китапханәсе сайтыннан алынды

«Милли әдәби мирасыбызны киңрәк җәмәгатьчелеккә җиткерәбез»

Фирүзә, бергәләп китап уку һәм фикер алышу клубын оештыру идеясе ничек туды?

Мин үзем берәр китапка алынсам, аны тирәннән анализларга, кайбер урыннарына кире кайта-кайта, озаклап укырга яратам. Һәр детальгә, символга, җөмләгә, сүзгә һәм авторның стиленә игътибар итәм. Бу гадәт миңа татар филологиясендә укыганда керде. Шуннан бирле бер спектакльне дә, фильмны да тыныч кына карый алмыйм, гел тирән мәгънә эзләп утырам. Әдәби әсәрләрне дә башваткыч сыман чишәргә яратам. Бу – үзе бер зур ләззәт.

Милли китапханәдә эшли башлагач та, татар китабы клубын тергезеп җибәрү хыялын күңелемә кертеп куйган идем. Әлеге идеямне хезмәттәшем Айсылу белән уртаклаштым. Ул мине хуплады. Без татар әдәбиятын популярлаштыру һәм китапханәгә интеллектуаль аудитория җәлеп итү максатыннан «Фикерләшик» клубын ачып җибәрдек. Милли әдәби мирасыбыз шулкадәр зур, без шуны киңрәк җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә яшьләргә җиткерергә тырышабыз.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бүгенге көн укучысына аңлаешлы, тормышчан әсәрләрне сайлыйбыз»

Уку өчен нинди жанрдагы һәм темадагы әсәрләр сайлана?

Клубның төп үзенчәлеге – кыска күләмле әсәрләргә, ягъни хикәя һәм новеллаларга игътибар итү. Әлеге формат катнашучыларга кыска вакыт эчендә күп әдәби әсәрләр белән танышырга мөмкинлек бирә. Бу, аеруча, зур күләмле әсәрләр укырга вакыты булмаганнар өчен уңайлы.

Темаларга килгәндә, бүгенге көн укучысына аңлаешлы, тормышчан әсәрләрне сайлыйбыз. Аларда гомумкешелек кыйммәтләре, ярату, гаилә мөнәсәбәтләре, әхлак мәсьәләләре күтәрелә. Шул ук вакытта гореф-гадәтләр, татар халкының йолалары урын алган хикәяләргә дә өстенлек бирәбез.

Клубка кемнәр йөри ала? Чикләүләр бармы?

Яшь чиген 16+ дип билгеләдек, әмма кырыс чикләр куймыйбыз, һәркемгә шатбыз. Татар әдәбияты белән кызыксынучы, татар теленә битараф булмаган һәм фикерләү сәләтен үстерергә теләгән һәркем өчен ишекләребез ачык.

Сез татар әдәбиятын гына укыйсызмы, әллә дөнья әдәбиятына да мөрәҗәгать итәсезме?

Безнең төп максат – татар әдәбиятын популярлаштыру. Шуңа күрә классик һәм бүгенге көн татар язучыларының иҗатына игътибар итәбез.

Фото: Фирүзә Бикбаева тәкъдим итте

«Кызып-кызып әңгәмә корабыз»

Очрашуга кадәр әсәр белән танышу мәҗбүриме?

Әйе, укып килгәч фикер алышу күпкә җиңелрәк һәм кызыклырак уза. Без, гадәттә, интернет челтәрендә җиңел табып була торган әсәрләрне сайлыйбыз. Бөтен кеше табып укый алсын өчен.

Инде нинди әсәрләрне укып өлгердегез? Кайсылары укучыларда зур кызыксыну уятты?

Узган очрашуларда Аяз Гыйләҗевның «Бүләк», Мирсәй Әмирнең «Җәмилә көйсезләнә», Әмирхан Еникинең «Картлар» хикәяләрен анализладык. Беләсезме, әзерлек этабында әсәрне үзеңчә аңлыйсың, ә катнашучылар белән җыелып фикерләшә башлагач, бөтенләй башка мәгънәләр ачыла. Һәркем дөньяны үзенчә күрә, бу фикер төрлелеге шулкадәр кызык! Очрашуларга төрле буын вәкилләре – яшьләр дә, өлкәннәр дә килә. Кызып-кызып әңгәмә корабыз. Бик җылы, интеллектуаль мохит бездә!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Аена бер тапкыр очрашабыз»

Клубка килергә теләүчеләргә алдан теркәлергә кирәкме?

Милли китапханә сайтында һәм социаль челтәрләрдә теркәлү өчен сылтама куела. Бу безгә килүчеләр санын күзалларга мөмкинлек бирә. Тик теркәлмичә дә килергә мөмкин.

Очрашулар аена бер тапкыр Татарстан Милли китапханәсендә уза. Төгәл вакытын «Фикерләшик» татар китабы клубының каналында күзәтеп барырга була. Керү бушлай.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

news_right_1
news_right_2
news_bot