news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә Илдар Юзеевның 90 еллыгына багышланган искә алу кичәсенә чакыра

23 мартта Татарстан Милли китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевнең тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе була.

«Әдәбиятчылар һәм язучылар Илдар Юзеевның иҗаты, әсәрләре һәм үзе турынңа хатирәләрне сөйләячәк. Бу – искә алу, шигырь уку һәм җыр кичәсе», дип хәбәр итә Милли китапханә.

Башлана 18 сәгатьтә.

  • Күренекле шагыйрь Илдар Гафур улы Юзеев 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында туа. 1950–1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын журналистикадан башлый: 1954–1966 елларда «Пионер» (хәзерге «Ялкын») республика балалар журналында, «Чаян» журналы редакциясендә эшли. 1967–1971 елларда ул – Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты хезмәтендә. 1973 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайткач, өч ел дәвамында «Казан утлары» журналының поэзия бүлегенә җитәкчелек итә. 1977 елның мартыннан И.Юзеев Татарстан Язучылар берлегендә яшь авторлар белән эшләү буенча идарә рәисенең урынбасары вазифаларын башкара. 
  • Илдар Юзеев – танылган драматургларның берсе, дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы. 1956–2003 еллар арасында И.Юзеевның тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган кырыклап китабы дөнья күрә. 
  • Шагыйрь 2004 елның 21 декабрендә Казанда вафат була һәм Яңа бистә зиратында җирләнә. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100