news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә ике телдә аралашучы Telegram-ботны эшләтеп җибәрде

Милли китапханә ике телдә аралашучы Telegram-ботны эшләтеп җибәрде
Рамил Гали/архив

Милли китапханәдән алган китапны өйдә тоту вакытын Telegram-бот аша озайтырга мөмкин. Китапханә татар һәм рус телләрендә эшли торган чат-бот – республикада беренче шундый ярдәмче сервис белән таныштыра.

«Китапханә» чат-боты аша алган китапны тоту вакытын озайтуны сорарга, кирәкле китапның китапханәдә булу-булмавын белешергә, алынган китапны кайтару вакыты турында искәртү вакытын көйләргә мөмкин», дип хәбәр итә китапханәнең матбугат үзәге.

Бот иң күп яңгырый торган сорауларга җавап бирүгә дә көйләнгән: китапны куллану шартлары, укучы билеты алу тәртибе, китапханә һәм MOÑ театр мәйданчыгында үткәрелгән чаралар турында җаваплар бирелә.

Telegram-ботны эшләтеп җибәрү өчен https://t.me/Kitaphane_bot сылтамасы белән керергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100