news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә дөньядагы беренче «Йорт» төрки халыклар комикслары җыентыгын тәкъдим итте

Милли китапханә дөньядагы беренче «Йорт» төрки халыклар комикслары җыентыгын тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

ТР Милли китапханәсендә дөньядагы беренче «Йорт» төрки телле халыклар комикслары җыентыгы тәкъдим ителде. Сайлап алу нәтиҗәсендә җыентыкка 15 яшьтән 36 яшькә кадәрге 38 рәссам комикслары кергән. Җыентык татар, чуаш, башкорт, якут, алтай, балкар, тува, ногай, телләрендәге эшләрдән тора.

Проект җитәкчесе, ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары Тәбрис Яруллин беренче тапкыр комикслар белән «Ялкын» журналының соңгы битләрендә танышуын искә алды. «Ул вакытта бу бары тик рәсем аша кызыклы яки гыйбрәтле вакыйгаларны җиткерү генә иде. Хәзер дөньяда график романнар, комикслар - ул әкиятләр һәм көлкеле тарихлар гына түгел, алар аша җитди проблемалар җиткерелә. «Йорт» җыентыгында без төрки халыкланың уртак якларын һәм уникаль булуын, шулай ук һәркемнең йортны ничек кабул итүен күрсәтергә теләдек», – диде ул.

«Йорт» проектының сайлап алу этабында Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Чабаксар, Полярный, Ижевск, Уфа, Мытищи, Нальчик, Әстерхан, Якутск, Кызыл шәһәрләреннән, Алтай Республикасының Балыкча авылыннан һәм хәтта Каирдан (Мисыр) 70тән артык эш катнаша.

«Хәзер төрле халыкларның комиксларын төзү хәрәкәте формалаша. Без бу хәрәкәтнең башында гына торабыз. Ике ел элек Роберт Миңнуллин исемендәге Республика премиясен нигезләдек. Конкурста катнашучылар «комикслар» номинациясендә дә көчләрен сыный ала. Дәүләт комиксларның мөһимлеген аңлый башлады. Өлкән буын моны гадиләштерү дип бәяләргә мөмкин, ләкин бу гадилек түгел, бу чынбарлыкны кабул итүнең тулы бер теле», – диде ТР Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов.

  • «Йорт» бөтенроссия комикслар арт-лабораториясе – ул төрки мәдәниятләренең тарихи хәтерен һәм үзенчәлеген, милли һәм тел традицияләрен, фольклорны, чорны һәм һәр халыкның мәдәни үзенчәлеген заманча, популяр мәдәни продукт аша яңарту. Проект идеясе тел һәм язма мәдәниятләрнең уртаклыгына нигезләнә.
  • Кураторлар: сценарист, рәссам, һәм комиксист Алксей Хромогин; редактор, «ЛитераТула» фестиваленең комикс-программасының җитәкчесе һәм продюсеры Владимир Апенов; BelovaArt&DesignSchool мәктәбенең директоры Татьяна Золотарева; рәссам-педагог Лилия Косолапова.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100