news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханә «Библиотөн» өчен махсус өч көнлек программа әзерләгән

27-29 май көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Библиотөн» узачак. Килүчеләрне 27 майда билгеләп үтелүче Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган махсус программа көтә.

Өч көн дәвамында казанлылар һәм шәһәр кунакларын «Китаплар китабы» күргәзмәсен ачу, китапларның бәяләрен төшереп сату, «Читашки» һәм «Укымыш» клубларының очрашулары, балалар өчен «Китапстан» китап марафонын тәкъдим итү, комикслар һәм локаль мәдәният турында лекцияләр, шигъри перформанс, шулай ук Sak-Sok музыкаль импровизациясе, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышы турында «Дезадаптация» дигән документаль иммерсив спектакль, буккросинг һәм «Китапханәдә төн» дигән экскурсия көтә.

Һәр көн буенча тулы программа Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында урнаштырылган. Күп чараларга теркәлү кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot