news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә җәй көне иң күп укылган китаплар исемлеген игълан итте

Милли китапханә җәй көне иң күп укылган китаплар исемлеген игълан итте
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Бу җәйдә иң күп укылган татар китаплары арасына 9 татар язучысының исеме бар. Әмма «Нәфис әдәбият», «Нон фикшн/научпоп» топ исемлекләрендә дә, 3 яшь категориясенә караган балалар әдәбияты (12+, 6+, 0+) исемлекләрендә дә татар китаплары юк.

Милли китапханә традицион иң күп укылган китапларның топ-исемлеген чыгарды. Милли китапханәнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, җәй эчендә укучылар 71 468 китапны өйгә алып укыган.

Топ 10 татар китабы исемлеге Фәйрүзә Мөслимованың «Алтын йозак» китабы белән башлана, 2 нче урында – Вакыйф Нуриевның «Ни хәлең бар, балам?» китабы. Фәйрүзә Мөслимованың тагын бер китабы – «Каен җылысы» - 3 нче урында.

Бишлеккә Гөлсинә Галимуллинаның «Кояшлы дала кызы», Халисә Мөдәррисованың «Вакытларны булмый туктатып» китаплары кергән.

Исемлектә Мәдинә Маликованың «Арыш тәме», Ринат Мөхәммәдиевның «Кайлардасез, авылдашлар» китабы, Гарифҗан Мөхәммәтшинның «Татар моңы», Раилә Мөхсинованың «Кайнар токмачлы аш», Әлфия Габдуллинаның «Бүре үче» китаплары бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100