news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханә уку билетын яңартырга кирәклеген искә төшерә

Моның өчен кулда булган барлык китапларны тапшырырга кирәк.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсе уку билетын яңартырга кирәк булуын искәртә.

«2022 елда барлык укучылар яңадан теркәлү узарга тиеш», диелә китапханә хәбәрендә.

Моның өчен кулда булган барлык китапларны тапшырырга, уку билеты һәм паспорт белән ресепшендагы хезмәткәрләребезгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Китапханә 2 гыйнвардан эшли башлый, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot