news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә "Тукай һәм театр" күргәзмәсенә чакыра

Күргәзмәдә "Азат хатын", "Совет әдәбияты", "Мәгариф", "Сәхнә", "Татарстан", "Мәдәни җомга", "Шәһри Казан" һ.б. газета-журналлардагы язмалар куелган.

Милли китапханә "Тукай һәм театр" күргәзмәсенә чакыра
kitaphane.tatarstan.ru

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Милли китапханәсенең уку залында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Россиядә Театр елы уңаеннан, вакытлы матбугат бүлеге фонды басмаларыннан әзерләнгән "Тукай һәм театр" дигән тематик күргәзмә эшли башлады. Бу турыда Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Тукай үзенең шагыйрьлек талантын, бөтен гомерен халык бәхете өчен көрәшкә багышлый. Татар профессиональ театрын тудыруда да бөек шагыйребезнең роле зур була. Ул тудырган әдәби образлар сәнгатьтә, музыкада, җырда, биюдә яңадан-яңа әверелеш-тормышлар белән яшиләр", диелгән бу хәбәрдә.

Күргәзмәдә "Азат хатын", "Совет әдәбияты", "Мәгариф", "Сәхнә", "Татарстан", "Мәдәни җомга", "Шәһри Казан", "Ватаным Татарстан", "Татарский мир" һ.б. газета-журнал битләрендә басылган мәкаләләр урын алган.

Аларда Габдулла Тукайның театрга булган мөнәсәбәте, аның татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев, Галиәсгар Камал, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаялар белән бәйләнеше хакында кызыклы һәм әһәмиятле мәгълүматлар бирелә.

Күргәзмә 30 апрельгә кадәр эшли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100