news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәсендә Каюм Насыйрига багышланган күргәзмә ачыла

14 февральдә Татарстанның Милли китапханәсендә “Мәгърифәтче Каюм Насыйри” темасына китап күргәзмәсе ачыла

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). 14 февральдә Татарстанның Милли китапханәсендә “Мәгърифәтче Каюм Насыйри” темасына китап күргәзмәсе ачыла. Бу чара Каюм Насыйри (1825-1902) тууына 185 ел тулуга багышлана.

Каюм Насыйри – галим-мәгърифәтче, язучы, мөгаллим, тарихчы-этнограф, тел белгече. Аның татар теле, әдәбият, фольклор, педагогика һәм башка бик күп төрле фәннәр буенча язылган кырыктан артык хезмәте билгеле. Ул башлангыч белемне үз әтисеннән алып, 1841 елда Казанда мәдрәсәгә укырга керә. 1855 елда Казан духовное училищесына татар теле укытырга чакырыла, соңрак Духовная семинариядә эшли. 1871 елда Каюм Насыйри Казанда татар балаларын рус теленә өйрәтә торган мәктәп ача. 1879 елдан башлап калган гомерен язучылык һәм фән эшенә багышлый. 1885 елда Каюм Насыйри Казан университеты каршындагы археология җәмгыятенә хакыйкый әгъза итеп сайлана.
Күргәзмәдә Каюм Насыйри тормышын һәм иҗатын ача торган китаплар, матбугат басмалары урын алачак. Экспозиция белән 13 мартка кадәр танышып була, дип хәбәр иттеләр ТР Милли китапханәсеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot