news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханә Сабантуена багышланган виртуаль күргәзмә әзерләгән

Күргәзмәдә милли бәйрәмебезнең тарихы һәм аның үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Сабантуйга багышланган виртуаль күргәзмә әзерләде. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Сабан туе бәйрәме хәзер планетабызның татарлар яшәгән һәр төбәгендә диярлек үткәрелә. Әлеге күргәзмә бу бәйрәмне оештыручыларга, милли бәйрәмебезнең тарихы һәм аның үзенчәлекләре белән танышырга теләүчеләргә кызыклы һәм файдалы булыр», диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot