news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә рус телен өйрәнүчеләр өчен яңа басмалар тәкъдим итте

Биредә рус телен башлангыч, урта һәм камил дәрәҗәдә өйрәнүчеләргә юнәлтелгән дәреслекләр бар.

Милли китапханә рус телен өйрәнүчеләр өчен яңа басмалар тәкъдим итте
kitaphane.tatarstan.ru

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге рус телен чит тел буларак өйрәнүчеләрне һәм шулай ук чит илләрдән килгән студентларга рус телен укытучыларны фондтагы яңа китаплар белән танышу өчен чакыра. Бу турыда Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Карл Маркс урамындагы 36 йортта урнашкан бүлектәге яңа китаплар арасында рус телен башлангыч, урта һәм камил дәрәҗәдә өйрәнүчеләргә юнәлтелгән дәреслекләрне, сөйләм телен үстерү өчен тәгаенләнгән уку әсбабларын, грамматика китапларын, төрле һөнәрләр өчен махсус төзелгән рус теле дәреслекләрен күреп була.

Биредә шулай ук танылган рус язучыларының телне өйрәнүчеләр өчен җайлаштырылган әсәрләре дә бар. Бу китапларның күбесе фонетика күнегүләрен һәм тыңлау өчен башка төр материалларны үз эченә алган аудодисклар белән дә тәэмин ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100