news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә онлайн рәвештә эшләүне дәвам итә

Китапханә читтән торып файдалану мөмкинлеге бирә.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). 30 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсе биналарында укучыларга хезмәт күрсәтү туктатып торыла. Китапханә онлайн эшли. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чара Россия Президенты 2 апрельдә имзалаган «Яңа коронавирус авыруы (COVID-19) таралу белән бәйле рәвештә Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында» Указын үтәү максатында башкарыла.

Сез читтән торып түбәндәге мәгълүмат — китапханә хезмәте төрләреннән файдалана аласыз:

Кабул ителгән кисәтү чаралары махсус режим вакытын кыскартырга мөмкинлек бирер һәм озак та үтми без Китапханәдә яңадан очрашырбыз дип өметләнәбез. Безнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә куелган яңалыкларыбыз белән танышып барыгыз, диелә хәбәрдә.

Instagram: https://www.instagram.com/kitaphane_tatarstan/

ВКонтакте: https://vk.com/kitaphane_tatarstan

Facebook: https://www.facebook.com/kitaphane.tatarstan/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100