news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәнең MOÑ театр мәйданчыгы «Моң» лирик комедиясе белән ачыла

Спектакль 7 һәм 8 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә күрсәтелә.

Милли китапханәнең MOÑ театр мәйданчыгы «Моң» лирик комедиясе белән ачыла
Рамил Гали/архив

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Милли китапханәнең яңа бинасында урнашкан MOÑ театр мәйданчыгының беренче премьерасы «Моң» спектакле булачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Моң» — лирик комедия, рус-татар ситкомы.

Режиссер — Борис Павлович. Драматурглар — Вячеслав Дурненков һәм Илгиз Зәйниев. Консультант — Йолдыз Миңнуллина.

Актерлар составы — Нурбәк Батулла, Лиля Мәсгутова һәм Анастасия Радвогина.

Спектакль 7 һәм 8 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә күрсәтелә. Яшь чикләре — 16+

news_right_1
news_right_2
news_bot