news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә Лобачевский бакчасына китап һәм спорт бәйрәменә чакыра

«Китапханә паркта» мәдәни-мәгърифәти күңел ачу чарасы «Укы. Уйла. Сөйлə" шигаре астында уза.

Милли китапханә Лобачевский бакчасына китап һәм спорт бәйрәменә чакыра
Рамиль Гали

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 18 июньдә «Китапханә паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме уздыра. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Бәйрәм Милли китапханәнең төп бинасы (Кремль урамы, 33 йорт) янындагы Лобачевский бакчасында 11.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге чара кысаларында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр институты студентлары, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте шәкертләре, Биектау һәм Питрәч районы китапханәчеләре катнашында мәдәни тамаша тәкъдим ителәчәк. Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы шәкертләре китапханә бинасын – гаҗәеп матур архитектура истәлеген – сурәткә төшерәчәкләр.

  • Бәйрәмнең шигаре – «Укы. Уйла. Сөйлə. – Читай. Думай. Говори. – Read. Think. Speak». Бәйрәм флешмоб белән тәмамланачак.

Биредә киң җәмәгатьчелек өчен спортның төрле юнәлешләренә һәм Бөтендөнья футбол чемпионатына багышланган китап күргәзмәләре, сәламәт яшәү һәм туклану рәвешенә, спортка багышланган лекторийлар, интеллектуаль квест-эстафета, махсус фотозона эшләячәк.

Килгән кунаклар татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе мәйданчыгында төрле кызыклы уеннарда катнаша алачак.

Балалар мәйданчыгында спорт темасын чагылдырган открыткалар, китапчыклар эшләү буенча остаханәләр, «Футболны ясыйбыз» арт-импровизациясе үткәреләчәк.

«Ачык микрофон» рубрикасында республиканың танылган язучылары һәм сәнгать әһелләре чыгыш ясаячак, шулай ук Казанда нәшер ителүче көндәлек матбугат вәкилләре катнашачак, дип көтелә. Чарага килгән кунаклар үзләренең яраткан шигъри әсәрләрен сәнгатьле укый алачаклар.

Китап сөючеләр өчен китаплар алмашу мөмкинлеге тудырыла. Күргәзмә-ярминкәдә истәлеккә яки бүләк итү өчен китапханә хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән кул эшләнмәләре сатып алырга була. Әлеге чарада катнашучылар китапханә белән бәйле теләк-фикерләрен махсус дәфтәргә язып калдыра алалар, ул язмалар бер китапка тупланачак.

  • Проектның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын китап укуга юнәлтү, китапның иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен арттыру, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100