news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә "Каһарманлыкка кер кунмый" күргәзмәсен карарга чакыра

Бөек Җиңү көненә багышланган күргәзмәгә сугыш чоры документлары, фотосурәтләр, архив чыганаклары куелган.

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге Бөек Җиңү көненә багышланган "Каһарманлыкка кер кунмый" дип аталган күргәзмә тәкъдим итә. Бу турыда Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Экспозиция тулысы белән Бөек Ватан сугышында җиңү яулауга Татарстан халкы керткән өлешне яктырта. Күргәзмә татарстанлыларның фронтта һәм тылда куйган фидакяр хезмәтен һәм каһарманлыкларын мәңгеләштерү максатында оештырыла.

  • Совет Армиясе сафларына республикабыздан 700 меңләп кеше алына, шулардан 350 меңгә якыны сугышта һәлак була. Аларның исемнәре 27 томлы "Хәтер" китабына кертелгән.

Күргәзмәдә сугыш чоры документлары, фотосурәтләр, архив чыганаклары бар. Совет язучыларының зур төркеме Чистайга эвакуацияләнеп кайта. Татар язучыларының сугыш турында язылган әсәрләре күргәзмәне тагын да баета. Аларның шул чордагы тормышы һәм иҗат эшчәнлеген яктырткан китаплар күпләргә кызыклы булыр, диелгән бу хәбәрдә.

Икенче өлештә каһарман якташларыбызга багышланган китаплар белән танышырга мөмкин. "Шагыйрь Муса Җәлил, Брест ныгытмасы сакчысы Петр Гаврилов, очучы Мәгубә Сыртланова, укчы Газинур Гафиятуллин батырлыклары халык күңелендә мәңге сакланыр", дип яза күргәзмәне оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100