Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли китапханә гаилә көненә багышланган күргәзмә оештыра
Күргәзмәдә Татарстанның матур гаиләләрен үрнәк итеп күрсәтүче газета-журнал мәкаләләре дә урын алган.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге, ел саен 8 июльдә билгеләп үтелә торган Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, «Гаилә — җылы учак» дигән виртуаль күргәзмә оештыра. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык турында шагыйрьләр тарафыннан инде күптән матур сүзләр әйтелгән кебек тоелса да, алар беркайчан да артык түгел, чөнки һәрчак яңача һәм тирән мәгънә белән яңгырыйлар. Никах күкләрдә укыла, диләр. Җирдә ул теркәлә», диелә хәбәрдә.
Яратышып, балдаклар алмашып гаилә корган егет һәм кыз шатлыкта да, кайгыда да, байлыкта да, авырлыкларда да җитәкләшкән кулларын ычкындырмаска тиеш. Гаилә бәхете җиңел генә бирелми — аңа ирешү өчен күп көч түгәргә кирәк, дип искәртә оештыручылар.
Күргәзмәдә гаилә темасына зур урын бирүче периодик басмалар, Татарстанның матур гаиләләрен үрнәк итеп күрсәтүче газета-журнал мәкаләләре, гаиләдәге социаль мәсьәләләрне хәл итү, балаларны тәрбияләү буенча психологлар һәм педагоглар киңәшләре, гыйбрәтле сабаклар тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз