news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәгә бер елда 565 мең кеше килгән, өйгә 300 меңнән артык китап алынган

Яңа бинага күчкән Милли китапханәнең китап бирә башлавына бер ел.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсендә бер ел эчендә өйгә 300 меңнән артык китап алынган. Китапханәгә 565 мең кеше килгән.

«Нәкъ бер ел Милли китапханә үзенең төп функциясен үти — бердәм уку билеты буенча китаплар бирә! Бу ел эчендә 2,2 миллионнан артык басма кулга тапшырылды, шуларның 50% кәгазь һәм 50% электрон — ике форматның да бертигез популяр булуына бик шат», — дип хәбәр итә Милли китапханәнең матбугат үзәге.

Бу ел эчендә 36 меңнән артык укучы билеты ясаткан. Китапханәгә бүләк итеп китерә торган китаплар бу ел эчендә китапханә фондын 7 мең китапка тулыландырган.

Китапханә исәпләвенчә, укучылар яңа китаплар сатып алмыйча, якынча 120 000 000 сум акча экономияләгән.

Бер ел эчендә китапханәдә 1200дән артык чара һәм 1000нән артык экскурсия узган.

Китапханәдә балалар һәм өлкәннәр өчен төрле клублар эшли, китаплар нәшер ителә, лекцияләр, мастер-класслар, кинокүрсәтүләр, лабораторияләр, дискуссияләр, халыкара һәм бөтенроссия масштабында төрле юнәлештәге фестивальләр уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot