news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә "Театр яктылыкка, нурга илтә!" дигән күргәзмә эшли

Экспозициядә татар театры, татар балеты, аларның бай тарихы, зур казанышлары, олы шәхесләре белән танышу мөмкинлеге бар.

Милли китапханәдә "Театр яктылыкка, нурга илтә!" дигән күргәзмә эшли
kitaphane.tatarstan.ru

(Казан, 11 март, "Татар-иформ"). Март ае дәвамында Татарстан Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә "Театр яктылыкка, нурга илтә!" дигән күргәзмә эшли. Күргәзмә 27 мартта билгеләп үтелүче Халыкара театр көненә багышлана. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Владимир Путин Указы нигезендә 2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре булган театр төшенчәсе бик киң: драма, опера, пантомима, курчак театрлары, балет һ.б. Аның тарихы борынгы антик заманнарга барып тоташа. Театр җәмгыять һәм мәдәният үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Күргәзмәнең беренче өлеше театр тарихына багышланган. Мәскәү һәм Петербург шәһәрләрендәге театраль тормыш, япон һәм испан театры тарихы турында китаплар бай иллюстрацияләре белән җәлеп итә. Шулай ук Россиянең дәүләт академия Зур театрында куелган беренче опералар турындагы уникаль материал белән дә танышу мөмкинлеге бар.

Икенче өлеш күренекле хореография осталарының, танылган артистларның тормышын һәм иҗат эшчәнлеген яктырта. Алар арасында театр сәнгате тарихына алтын хәрефләр белән язылган Галина Уланова, Лучано Паворотти, Олег Табаков һ.б. исемнәре бар.

Экспозициянең өченче өлешендәге татарча һәм русча материаллар татар театры, татар балеты, аларның бай тарихы, зур казанышлары, олы шәхесләре хакында сөйли. Татарстан Республикасының Буа, Чаллы, Минзәлә һ.б. театрлары турындагы китаплар тәкъдим ителә. Актерлык осталыгына багышланган бай методик әдәбият белән дә таныша аласыз, диелгән бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100