news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәдә татарча комикслар җыентыгы тәкъдим ителәчәк

Җыентыктагы комикслар Казан тарихындагы вакыйгаларга, легендаларга, геройларга һәм персонажларга багышланган.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). 12 март көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Татарча комикслар. Казан хикәяләре» җыентыгы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта проектның Instagram аккаунтында хәбәр ителә.

Җыентыктагы комикслар Казан тарихындагы вакыйгаларга, легендаларга, геройларга һәм персонажларга багышланган.

Китапта Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Карл Мюфк, Кави Нәҗми, Шаһиәхмәт Алкин турында хикәяләр урын алган. Комикслар җыентыгын булдыру эшендә 19 автор катнашкан.

Китапны тәкъдим итү кичәсе 14: 00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot