news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәдә татар зыялыларына багышланган виртуаль күргәзмә эшли

Күргәзмәне Габделгалләм Фәезханов, Фатих Халиди, Заһир Бигиев һәм Габделбари Баттал юбилейлары уңаеннан оештырганнар.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Татар зыялылары» дип аталган виртуаль күргәзмә әзерләде. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге күргәзмәдә ХIХ гасырның татар иҗтимагый тормышында һәм аның мәдәнияте тарихында зур роль уйнаган шәхесләр хакында мәгълүмат тупланды. Габделгалләм Фәезханов, Фатих Халиди, Заһир Бигиев һәм Габделбари Баттал юбилейлары уңаеннан тәкъдим ителде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot