news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәдә «Сугыштан ераграк киткән саен» күргәзмәсе эшли

Муса Җәлилнең 2005 елда чыккан «Моабит дәфтәрләре» факсимиль вариантта – төрмәдә язылган дәфтәр үлчәмендәге басма да бу күргәзмәдә урын алган.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Май ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Сугыштан ераграк киткән саен...» дип аталучы тематик күргәзмә эшли. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге экспозиция Милли китапханә фондларында Бөек Ватан сугышы турында булган күпсанлы китаплар һәм башка басмалар ярдәмендә төзелгән. Күргәзмә фашизмга каршы илебезнең бәйсезлеген саклап калу өчен көрәштә ватандашларыбызның кыюлыгын төрле документлар белән дәлилләп күрсәтә.

Биредә маршал Г.К.Жуков, Р.Я.Малиновский, А.М.Василевский һәм башкалар турында «Җиңү ордены кавалерлары» дип аталган китаплар сериясе күрсәтелгән.

Күргәзмәдә архив документларына нигезләнеп, соңгы елларда язылган басмалар да шактый. Татарстанлыларның тылда башкарган эшләрен, фронтта дошманны тар-мар итүен сурәтләүче китаплар укучыларга кызыклы булыр, дилгән әлеге хәбәрдә.

Муса Җәлилнең 2005 елда чыккан «Моабит дәфтәрләре» факсимиль вариантта – төрмәдә язылган дәфтәр үлчәмендәге басма да бу күргәзмәдә урын алган.

"Матур әдәбият яратучылар Ю.В.Бондарев, М.А.Фадеев, Г.С.Әпсәләмов, Х.Н.Камалов, Н.Х.Дәүли, Ш.Җ.Рәкыйпов һәм башка язучыларның дәһшәтле сугыш еллары турында язылган әсәрләрен табарлар. Илебез кичергән авыр сугыш афәтләре бездән ерагая төшсә дә, бу күргәзмә дәһшәтле елларны хәтеребездә кабат яңарта", диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot