news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә "Спорттан да зур футбол" дигән күргәзмә эшли

Яңа чыккан "Спорт яратучы президент – спорт яратучы республика" китабы да күргәзмәдә урын алган.

Милли китапханәдә "Спорттан да зур футбол" дигән күргәзмә эшли
kitaphane.tatarstan.ru

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында "Спорттан да зур футбол" дип аталган күргәзмә эшли башлады. Биредә иң популяр спорт төре саналган футбол турында күпсанлы басмалар куелган, дип хәбәр итте Милли китапханәнең матбугат хезмәте.

  • 14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә футбол буенча Дөнья чемпионаты узачак. Казанда 6 уен үткәрү каралган.

Милли китапханәдәге экспозиция футбол уенының тарихы, үсеш юлы белән таныштыра. Танылган спортчылар, тренерлар, комментаторлар турында китаплар да бар. Халык хәтеренә кереп калган Лев Яшин, Эдуард Стрельцов, Олег Блохин, Ренат Дасаев тормышын чагылдырган басмалар биредә урын алган.

Күргәзмәнең зур өлеше Татарстан спортчыларының футбол тарихындагы урынын яктырта. Биредә футбол мәйданында дан казанган татар егетләре Галимҗан Хөсәенов, Вагыйз Һидиятуллин, Руслан Нигъмәтуллин казанышлары белән танышырга мөмкин булачак.

Яңа чыккан "Спорт яратучы президент – спорт яратучы республика" китабы да күргәзмәдә урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100