Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли китапханәдә «Шахмат: спорт, уен, фән, сәнгать» дип аталган китап күргәзмәсе эшли
Ул 20 нче июль - Халыкара шахмат көне уңаеннан оештырылган.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова).Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында июль ае дәвамында «Шахмат – спорт, уен, фән, сәнгать» дип аталган китап күргәзмәсе эшли. Бу хакта Татарстан Милли китапханәсенең рәсми сайты хәбәр итә.
«Шахмат: спорт, уен, фән, сәнгать» күргәзмәсе 20 нче июльдә билгеләп үтелә торган Халыкара шахмат көненә багышлана.
“Шахмат уены моннан 2 мең ел элек Һиндстанда барлыкка килгән һәм бөтен дөньяга таралган. Үзенә сәнгать, фән һәм спорт элементларын сыйдырган логик уен турындагы күргәзмә күпләрнең күңеленә хуш килер. Экспозициядә шахмат тарихына зур игътибар бирелә. Хосе Рауль Касабланка, Михаил Таль, Александр Алехин, Роберт Фишер, Анатолий Карпов, Гарри Каспаров кебек бөек шахматчыларның тормыш һәм иҗат юлларын чагылдырган китаплар шактый. «Шахмат иленең корольләре» дип аталган басма энциклопедик мәгълүматларга бай”, - диелгән китапханә сайтында.
Спортның әлеге төре кешенең уйлау сәләтен үстерә, баш мие өчен гимнастика булып тора. Шахмат серләрен ачкан даһи шахматчыларның уен партияләренә анализ ясалган китаплар күргәзмәдә зур урын били. Балалар өчен әзнрләнгән әдәбият өлкәннәргә дә файдалы булыр.
Татарстан шахматчыларына экспозициядә аерым урын бирелгән. Казанны шахмат дөньясында таныткан Рәшит Нәҗметдинов, Алисә Галләмоваларны бөтен ил белә. 1929 елда латин графикасында чыккан басмалар шулай ук күргәзмәне бизи.
Мәгълүмат өчен. Халыкара шахмат көне 1966 елдан бирле билгеләп үтелә. 2012 елда бу спорт уенын 605 миллион кешенең уйнаганы ачыкланган. Шахмат — заманча уен, аралашу, ял итү чарасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз