news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә "Салих Сәйдәшев" китабы тәкъдим ителә

Китап "Җыен" фонды "Шәхесләребез" сериясе проекты буенча нәшер ителде.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). 15 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында “Җыен” фонды “Шәхесләребез” дигән сериядә мәшһүр татар композиторына багышлап нәшер иткән “Салих Сәйдәшев” дигән китапны тәкъдим итү кичәсе була. Чара 13.00 сәгатьтә башлана.

Салих Сәйдәшев – татар халкы күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Аның иҗат мирасы милли мәдәниятебезнең алтын фондын тәшкил итә. Ул мирасны өйрәнү, саклау һәм мәңгеләштерү — безнең изге бурычыбыз.

Әлеге китап татар профессиональ музыкасына нигез салучы мәшһүр татар композиторы Салих Сәйдәшевның иҗатын һәм тормышын чагылдыра. Җыентыкта Сәйдәшнең дуслары, замандашлары, туганнары тарафыннан язылган истәлекләре, музыка белгечләренең тәфсилле мәкаләләре, архив документлары һәм йөздән артык фоторәсем урын алган.

Китапны төзүче авторлар – Рөстәм Әхмәров һәм Рушания Миңнуллина, фәнни мөхәррир – Җәүдәт Миңнуллин, бизәлеше һәм битләргә салу буенча җаваплы мөхәррир – Рамил Миңнуллин, музыкаль мөхәррир – Шамил Монасыйпов.

Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә китапны бастырып чыгаруда катнашкан иҗат төркеме, галимнәр, мәгариф һәм мәдәният әһелләре, журналистлар, язучылар, композиторлар, музыка сөючеләр катнашуы көтелә, дип хәбәр итте чараны оештыручылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100