news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә «Сөембикә» журналының яңа саны тәкъдим ителәчәк

Кичәдә бу санга кергән язмаларның геройлары да катнашачак.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 18 февраль көнне Татарстан республикасы Милли китапханәсендә «Сөембикә» журналының февраль санын укучыларга тәкъдим итү кичәсе була.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, кичәдә бу санга кергән язмаларның геройлары да катнашачак. Алар арасында «Хатлар йорты» проекты авторы – Энҗе Садыйкова; шагыйрә Шәмсия Җиһангирова; «Егет солтаны» рубрикасы кунагы, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илдус Әхмәтҗанов; шагыйрәләр Асия Юнысова, Илсөяр Иксановалар катнашачак.

Кунаклар арасында шулай ук җырчы Гөлзадә Сафиуллина, Зәринә Вилдановалар булуы да көтелә.

Кичә 17 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100