news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә Россиядә драма театрына багышланган күргәзмә ачылды

"Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман" дип аталган күргәзмә июль ахырына кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге Россиядә Театр елы кысаларында "Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман" дип аталган күргәзмәләр циклын тәкъдим итә. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Циклның беренче күргәзмәсе – «Театр сәхнәсе: безнең гасыр һәм узган гасыр» – илебездәге драма театрының башлангычыннан алып хәзерге көнгә кадәр үсеш юлын күзәтү мөмкинлеге бирә.

Россиядә беренче профессиональ рус театры Петербургта 1756 елда ачылган. Барлык театрлар да крепостной булган, нәкъ менә алар илгә беренче актёрлар һәм актрисалар бирә. А.П.Сумароков һәм актёр Ф.Волков труппасы рус драма театрының үсешенә нигез салган. Күргәзмәнең бу бүлегендә монографияләр, фәнни җыентыклар, фәнни тикшеренүләр, белешмә әдәбият тәкъдим ителә.

XX гасыр башында кинематография бик көчле үсеш ала, телевидение барлыкка килә, видео, компьютер пәйда була һәм, чынлап та, монда театрга урын юк кебек. Әмма театр яши һәм еш кына техник яңалыкларны да үзенә кабул итә. Театр жанрлары кушыла, аның яңа, моңарчы билгесез төрләре барлыкка килә.

Яшь театрлар сәхнә корифейларыннан өйрәнә һәм үзләренекен, үзенчәлекле һәм беркемнекенә дә охшамаганын булдыра. Россиядә драма театры сәнгатенең заманча үсеше турында күргәзмәнең «Совет театры тарихы сәхифәләре» дип аталган икенче бүлеге сөйли, диелә бу хәбәрдә.

Күргәзмә июль ахырына кадәр дәвам итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100