news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәдә Пушкин әсәрләрен багышланган күргәзмә эшли

Александр Пушкинның тормыш сукмаклары безнең як аша да узган.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә рус шагыйре Александр Пушкинның 220 еллыгына багышланган "Пушкин әсәрләре геройлары" дип аталган күргәзмә эшли. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Экспозициядә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы, әдәби эшчәнлегенең әһәмияте турындагы белешмә материаллар тупланган.

Пушкин әсәрләрен өйрәнү әдәбият фәненең яңа бүлеген – пушкиноведениене тудырды. Бу фәнни тармакка шагыйрьнең беренче тулы биографиясен язган Павел Анненков һәм замандашларының Пушкин турындагы истәлекләрен җыйган Петр Бартеневлар нигез салды. Күргәзмәдә аларның китаплары бар, диелә бу хәбәрдә.

Экспозициянең төп өлешен Пушкин әсәрләренең каһарманнарына багышланган китаплар тәшкил итә. Шагыйрь үз иҗатында конкрет шәхесләргә еш мөрәҗәгать иткән. Күргәзмәдә дуслары һәм иптәшләре язган истәлекләр, мәкаләләр, хатлар урын алган. Анна Керн үзенең истәлекләрендә шагыйрьгә карата булган хисләрен тасвирлый. 

Пушкинның тормыш сукмаклары безнең як аша да узган. 1833 елның сентябрендә ул ике көн Казанда Пугачев хәрәкәте белән бәйле тарихи урыннарны өйрәнә. Бу материаллар «Капитанская дочка» һәм «История пугачевского бунта» китапларын язганда кулланыла.

Күргәзмәне караучылар, Казанны Пушкин күзләре белән күреп, шул чорны сурәтләгән альбом һәм башка чыганаклар белән таныша алалар. «Родина» журналының 2017 елгы 7 саны аерым игътибарга лаек, ул тулысы белән Пушкинның дусларына багышланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot