news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә очрашуда Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен укыячак

21 мартта китапханәнең Зур уку залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, журналист Шәмсия Җиһангирова белән очрашу була.

Милли китапханәдә очрашуда Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен укыячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). 21 мартта Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, журналист Шәмсия Җиһангирова белән очрашу була. Бу турыда Милли китапханә хәбәр итә.

"Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен яратып укучы кешеләр бик күп. Шагыйрәнең беренче китаплары ук укучылар тарафыннан җылы кабул ителде, композиторлар аның шигырьләренә бик матур җырлар яздылар. Танылган җырчы Габделфәт Сафин башкаруындагы «Ак күлмәгем» җыры инде ничә еллар сәхнәдән, экраннардан һәм радиоэфирлар аша яңгырый. Аның проза әсәрләре дә китап сөючеләр күңелен яулап алды", диелгән әлеге хәбәрдә.

Шәмсия Җиһангирова хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре, "Болгар" радиосында "Яшәү яме" дигән популяр тапшыруны алып баручы булып эшли.

"Гомерләр үтмәгән" очрашу кичәсендә Шәмсия Җиһангирова үзенең шигырьләрен укыячак. Шулай ук шагыйрәнең иҗатташ дуслары, якыннары да катнашыр һәм чыгыш ясар дип көтелә. 

Башлана: 17:00 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100