news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә һөнәр сайлауга багышланган күргәзмә ачылды

Күргәзмә, беренче чиратта, яшьләр өчен тәкъдим ителә

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). «Һөнәр сайлау – үз эшеңнең чын остасы булу» – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында август ае дәвамында шушы исемдә китап экспозициясе эшләячәк. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Казанда 22 августтан 27 августка кадәр Wordskills стандартлары буенча һөнәри осталык ярышларының бөтендөнья чемпионаты узачак. Безнең шәһәр бөтен дөньяның яшь эшче-белгечләрен туплаячак. 60 илдән 1500 гә якын катнашучы килер дип көтелә. 

"Күргәзмә, беренче чиратта, яшьләр өчен тәкъдим ителә. Замана яшьләре үзләренә дәрәҗәле, халыкка кирәкле һәм акчалы һөнәрләрне сайларга тырыша. Китапханә фондларыннан алынган күпсанлы китаплар төрле профессияләрнең нечкәлекләрен аңлатып кына калмыйлар, якын киләчәктә популяр булачак һөнәрләр белән дә таныштыралар", диелә бу хәбәрдә.

Мәсәлән, Е.И. Роговның «Выбор профессии: Становление профессионала» дигән китабында һөнәр сайлаучыларга психологик киңәшләр бирелә; А. Венцның «Профессия – программист» китабы программалауның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли, программист хезмәтенең үзенчәлекләре белән таныштыра. Заман үзгәргән саен тормыш яңа һөнәрләр таләп итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100