news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә музыкага багышланган күргәзмә ачылды

ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә бүген билгеләп үтелә торган Халыкара музыка көненә багышланган “Вакыт агышында музыка” исемле күргәзмә ачылды

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә бүген билгеләп үтелә торган Халыкара музыка көненә багышланган “Вакыт агышында музыка” исемле күргәзмә ачылды.

Экспозиция “Сәнгать төре буларак музыка”, “Дөньяның танылган музыкантлары”, “Бүгенге чор музыкасы” темаларына бүленә. Анда музыка тарихына һәм музыка сәнгате үзенчәлекләренә багышланган китаплар, монографияләр, CD һәм DVD форматтагы материаллар белән танышып була. Күргәзмә 31 октябрьгә кадәр эшләр дип көтелә. Әлеге мәгълүматны ТР Милли китапханәсеннән җиткерделәр.



 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100