news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә "Минем гаиләм – минем байлыгым" күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәдә гаиләдәге социаль мәсьәләләрне хәл итү, балаларны китап укырга өндәү өчен киңәшләр язылган китаплар да тәкъдим ителә.

(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Июль аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында ел саен 8 июльдә билгеләп үтелүче Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Минем гаиләм – минем байлыгым" күргәзмәсе эшли. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Гаилә бәхете җиңел генә бирелми – аңа ирешү өчен күп көч куярга кирәк. Бер-береңне кайгырту, йортны һәм балаларны карау, гаиләгә кирәкле керемне тәэмин итү кебек бурычларны үтәү мөһим", диелә бу хәбәрдә.

Күргәзмә бер-берең белән аралашудан шатлык алырга, юк-барга үпкәләшмәскә, яшүсмер белән уртак телне табарга, никахны саклап калырга һ.б. өйрәтер, дип ышана оештыручылар.

Экспозициядә ышанычка, аңлауга һәм үзара җаваплылыкка нигезләнеп балалар белән нәтиҗәле аралашу стиле булдырырга ярдәм итүче басмалар да шулай ук мөһим урын алып тора.

Күргәзмәдә гаиләдәге социаль мәсьәләләрне хәл итү, балаларны китап укырга өндәү буенча психологлар һәм педагоглар киңәшләрен үз эченә алган китаплар да тәкъдим ителә. Гаилә бәйрәмнәрен оештырырга булышучы кызыклы китаплар да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100