news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә «Матурлык һәм яшь булып калу серләре» виртуаль күргәзмәсе эшли

Күргәзмәдә дөрес туклану, организмны чистарту һәм үз-үзеңне дәвалау методикалары һ.б. турында сөйлиләр.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә «Матурлык һәм яшь булып калу серләре» дип аталган виртуаль күргәзмә эшли. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

1950 елдан башлап ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы уставы үз көченә керә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәр ел саен үткәрелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көнен нинди дә булса темаларга багышлый һәм төрле пропаганда чаралары үткәрә.

Күргәзмәдә дөрес туклану, организмны чистарту һәм үз-үзеңне дәвалау методикалары, дару үләннәре һәм сәламәтлекне ныгытуның халык ысуллары турында энциклопедияләр һәм белешмә басмалар тәкъдим ителгән.

Виртуаль күргәзмә түбәндәге бүлекләрдән тора: Сәламәтлек нык булсын! Сәламәтлек турында кайгырту − иң яхшы дару, «Юк» дип әйтә бел! Дару үләннәренең шифасы, Матурлык һәм яшь булып калу серләре, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100