news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә матур язу сәнгате серләренә багышланган күргәзмә эшли

Ата-бабаларыбызның хатларны оста итеп каләм белән кәгазьгә төшергәне онытылып бара.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) ноябрь ае дәвамында "Матур язу серләре" дип аталган күргәзмә эшли. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзерге заман кешеләре текстларны компьютерда җыя. Ата-бабаларыбызның хатларны, гомумән, барлык төр язуларны диярлек, оста итеп каләм белән кәгазьгә төшергәннәре онытылып бара.

Матур, тигез һәм төгәл итеп яза белү сәләте һәркемгә дә бирелмәгән. Матур язу сәнгатен "каллиграфия" дип атыйлар, ул – сынлы сәнгатьнең бер төре. Безнең күргәзмә каллиграфия тарихы, аның тамырлары, беренче каллиграфлар (хаттатлар), тәүге шрифтларның үзенчәлекләре турында сөйли.

Хәзерге каллиграфия чакыру кәгазьләрендә, туй-бәйрәм котлауларында, граффитида, шрифтларда һәм кулдан ясалган логотипларда кулланыла. Шулай ук дини сәнгатьтә, график дизайнда, тарихи документларда һәм ташка чокып язу эшендә дә сакланып килә. Экспозициягә куелган китаплар һәм башка материаллар каллиграфиянең язма тел, шрифт үсеше белән тыгыз бәйләнешен яктырта.

Бүгенге каллиграфия (хаттатлык) күпгасырлык традицияләрне саклап, заманча дәвам итә. Аеруча Көнчыгыш илләрендә, Япония, Кытай һәм Кореядә каллиграфиянең югары сәнгати дәрәҗәсе ачык чагыла һәм бәяләнә. Бу илләрдә ул дин, фольклор, табигать белән тыгыз үрелеп үсә. Ислам илләрендә исә каллиграфия (хөсне хат) сәнгати сурәтләүнең төп чарасы булып тора.

Каллиграфиянең һәрьяклы матурлыгы кешеләрне сокландыра һәм таң калдыра. Милли китапханәдә оештырылган күргәзмә нәфис сәнгатьнең әлеге төре белән кызыксынучыларны тагын да арттырыр дип өметләнәбез, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100