Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли китапханәдә Мәҗит Гафурига багышланган күргәзмә эшли
ХХ йөз башы татар милли шигъриятен һәм прозасын үстерүгә зур өлеш керткән әдипнең тууына 140 ел булды.
(Казан, 14 август, "Татар-информ"). Татарстан Милли китапханәсендә татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафурига багышланган «Халык күңелен, милләт хәлен аңлап язган әдип» дип аталган виртуаль күргәзмә эшли. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
ХХ йөз башы татар милли шигъриятен һәм прозасын үстерүгә зур өлеш керткән, тормышчан әсәрләре белән халык күңелендә уелып калган Мәҗит Гафуриның тууына 2020 елның 1 августында 140 ел булды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан әзерләгән күргәзмәдә әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирү максаты куелды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз